13 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Буада кичке сәгать 8гә барлык сайлау участоклары ябылды
Бердәм тавыш бирү көнендә районда 71 сайлау участогы эшләде. Авыллардагы 56 участокта сайлау барышында барлыгы 188846 кеше килде һәм тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 98,98 процентын тәшкил итә. Шәһәрлеләрнең 15756сы, ягъни 94,78 проценты сайлауларда катнашты. Хокук бозулар күзәтелмәде. Хәзер тавышларны санау бара, нәтиҗәләр бер тәүлектән соң билгеле булачак.
-
Буаның берничә авылында сайлау төгәлләнде
Сайлау участоклары Каенлык, Вольнистан, Чуаш Аксуы, Татар Аксуы, Зур Кырлаңгы, Иске Суыксу Выселкасы, Яңа Шәйморза, Таковар, Чуаш Киштәге авылларында вакытыннан алда ябылды - аларда халык 100 процент тавыш бирде. Шулай ук Аксу, Кыр Тәүгелдесе, Югары Наратбаш, Рус Киштәге, Иске Мәртле, Исәк, Югары Лашчы, Кырык Сайдак, Тимбай авылларында сайлаучылар аеруча актив....
-
Буада сайлауларда авыл халкы шәһәрлеләрдән активрак
Халык сайлау участокларына актив рәвештә килүен дәвам итә. Көндезге 15 сәгатькә шәһәрлеләрнең 63,05 проценты сайлау участокларына килде. Авыл җирлекләрендә бу сан югарырак - анда халыкның 77,77 проценты сайлады. Каенлык, Югары Наратбаш, Килдураз, Вольнистан, Янтуган, Рус Киштәге һәм башка авылларда сайлаучыларның 90 проценттан күбрәге бу вакытка үз тавышын бирергә өлгерде.
-
Яр Чаллы сайлау участокларында югары активлык теркәлә
Иртәнге 10 сәгатьтә сайлаучыларның 17 проценты диярлек тавыш биргән иде. Мэриянең пресс-хезмәтчелеге мәгълүматлары буенча 10 сәгатькә Яр Чаллыда сайлаучыларның 19,98 проценты (61649 кеше) тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, шәһәр буенча сайлаучыларның гомуми саны 362981 кеше. Халыкның сайлау участокларына килүе проценты буенча автошәһәрнең Комсомол районы алда бара - 20,09 процент (20090 кеше),...
-
Фәрит Мөхәммәтшин тавыш бирде
Татарстан Дәүләт Советы рәисе ТР Президетнтын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 116 номерлы лицее бинасында урнашкан 43 номерлы участокта тавыш бирде. Республика парламенты спикеры участокка тормыш иптәше Луиза Мөхәммәтшина белән килде. Тавыш биргәннән соң ТР Дәүләт Советы Рәисе, канәгать булуын яшермичә, журналистларга үз бурычымны үтәдем,...
-
Буада көн уртасына авыл халкының яртысыннан күбрәге тавыш бирде
Буа районында көн уртасына шәһәрдә 7067 кеше тавыш бирде, ул барлык сайлаучыларның 42,51 проценты дигән сүз. Ә авылда халык активрак булды - анда 10356 кеше тавыш бирде, бу барлык сайлаучыларның 54,39 процентына тиң. Шәһәрдә халыкның сайлау участокларына килү активлыгы Сәйдәш, Тимер сайлау округларында югары. Иске Суыксу, Өчмунча, Кырык Садак, Югары...
-
Буа муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тавыш бирде
1184 номерлы Студентлар сайлау участогына беренче сайлаучылар иртәнге 7 сәгатькә кадәр килделәр. Беренче булып ирле-хатынлы Анастасия һәм Денис Попондополо тавыш бирделәр. Сайлау комиссиясе серетаре Лариса Храмова әйтүенчә, иртәнге 8 сәгать 15 минутта 73 кеше сайлау участогына килеп тавыш бирде. Ә участокка килә алмаучылардан урынга барып сайлатуга гаризалар кабул ителә. Зур...
-
Буада иртәнге 7 сәгатьтә сайлау участоклары ишекләре ачылды
Бүген буалылар Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлыйлар. Иртәнге 7 сәгатьтә районда барлыгы 71 сайлау участогы, аларның 15е шәһәрдә, 56сы авылларда, үз ишекләрен ачты. Шәһәрдә 16623, авылар буенча 19040 сайлаучы исәпләнә.